Түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары арасында зур популярлык казанган «Шәһәрнең мәдәни мохите» проектының бишенче сезоны башланды. Ул «Татнефть» компаниясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Сезонны ачып җибәрү тантанасында тамашачыларны Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары сөендерде. Алар «Мираликундия. Серле гиппопотам» спектаклен тәкъдим итте. Җырлы-биюле әкият дуслык һәм батырлык темаларын яктырта.
«Шәһәрнең мәдәни мохите» проекты бишенче ел гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә тамашачылар аны яратып өлгерде. Оештыручылар фикеренчә, ачык һавада мәдәни чаралар шәһәр мохитен баета һәм гаиләләр өчен күңелле ял мөмкинлеге тудыра.
Тамашачылар да проектка уңай бәя бирә:
Җәй дәвамында һәр җомга һәм шимбә көннәрендә «Гаилә» паркы һәм Лемаев скверы яңгырашлы концертлар һәм тамашалар үзәгенә әйләнәчәк. Бу — «Татнефть» компаниясеннән түбәнкамалыларга җәйге бүләк.

Альбина Вәлиева
MAX
