Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән тормышка ашырылучы «Татарстанда җәй» республика проекты дәвам итә. Шуның кысаларында 28нче мәктәп ишегалдында 23нче микрорайонда яшәүче балалар өчен күңелле Сабантуй оештырылды. 

Бәйрәмне «Сөенеч» театры артистлары ачып җибәрде. Алар нәни кунакларны дәртле җырлар һәм биюләр белән сәламләде, балалар исә чыгышларга кушылып, бәйрәм атмосферасын тагын да җанландырды.

Сабантуйның иң кызыклы өлеше — милли уеннар булды. Балалар капчык киеп йөгерүдә ярышты, чүлмәк вату осталыгын сынады, шулай ук аркан тартышуны кызыксынып күзәтте. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый бәйрәмнәр балаларда милли мәдәнияткә кызыксыну уята һәм актив ялны файдалы итеп үткәрергә ярдәм итә.

«Без ел саен балалар бакчаларында, җәйге лагерьларда, мәдәни мәйданчыкларда Сабантуйлар оештырабыз. Балалар аларда бик теләп катнаша, чөнки чаралар саф һавада уза, кәефне күтәрә һәм шатлык бүләк итә», — дип белдерде «Сөенеч» театры җитәкчесе Вәсилә Исмәгыйлева.

Искәртеп узыйк, «Татарстанда җәй» проектының быелгы сезоны республиканың 45 муниципаль районын колачлый. Җәй дәвамында халыкны төрле форматтагы чаралар көтә: музыкаль фестивальләр, концертлар, спорт ярышлары һәм гаилә бәйрәмнәре.