Түбән Кама районында «Ура, авылга» дигән үзенчәлекле исем астында балалар өчен бушлай лагерь сменалары эшли башлый. Программа 7–17 яшьлек мәктәп укучылары өчен каралган.

Болгар авылында (23–27 июнь) балалар чәкчәк пешерергә, милли бизәкләр ясарга өйрәнәчәк, шулай ук татар милли көрәше алымнары белән танышачак.

Ташлык авылында да (7–11 июль) бай эчтәлекле программа әзерләнгән: коймак пешерү остаханәләре, халык биюләре өйрәнү, футболкалар бизәү, экскурсияләр һәм кичке дискотекалар узачак.

Югары Чаллы авылында (21–25 июль) исә балалар өчен осталык дәресләре, авыл буйлап квест уеннары һәм караоке-баттллар оештырылачак.

Барлык лагерь мәйданчыкларында да Сабантуй үткәрү планлаштырыла.

Катнашу өчен гаризаларны шәһәр хакимиятенең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркеме аша тапшырырга мөмкин.