Проектны «Алдынгылар хәрәкәте» оештыра. Бер атнага исәпләнгән бушлай лагерьнең беренче сменасы Болгар авылында ачылды. Балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч программа әзерләнде.

Катнашучылар милли һөнәрләрне өйрәнде, себерке бәйләде, токмач кисте, агачлар утыртты. Лагерьнең иң истәлекле чараларының берсе — Сабантуй булды. Балалар милли уеннарда һәм төрле ярышларда катнашты, бәйрәмнең иң көчле һәм җитез батыры да ачыкланды.

«Миңа лагерьда бик ошый. Без җырлыйбыз, биибез, экскурсияләргә йөрибез. Төрле мастер-классларда катнашабыз», — дип сөйләде Инзилә Әхмәтҗанова.

Проект Татарстан рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Ура, авылга» лагеренең алдагы сменалары:

  • Ташлык авылы — 7–11 июль;
  • Югары Чаллы авылы — 21–25 июль.

Гаризалар шәһәр хакимиятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә кабул ителә.