Очрашуда Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин фестивальгә кызыксыну елдан-ел артуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, быелгы гариза кампаниясе яңа рекордлар белән истә калачак.
Фестивальне оештыручылар 66 илдән барлыгы 1030 фильм кабул иткән. Алар арасында традицион тулы метражлы нәфис һәм анимацион фильмнар белән беррәттән, соңгы елларда киң таралган вертикаль форматтагы проектлар да бар. Фестиваль тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней Солтанлыгы һәм Того кинематографистлары төшергән фильмнар да тәкъдим ителгән.
Быелгы фестиваль Рамил Төхфәтуллин төшергән «Укытучы» фильмы белән ачылачак. Картина күренекле татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган.
Конкурсның жюри рәисе вазифасын Иранның танылган режиссеры Мәҗит Мәҗиди башкарачак. Аның 2015 елда төшерелгән «Мөхәммәд — Аллаһы Тәгалә Илчесе» фильмы «Казан — Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышланган махсус программа кысаларында күрсәтеләчәк.
Фестиваль дәвамында тамашачыларга барлыгы 146 кинотасма тәкъдим ителәчәк. Фильмнарны «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексы һәм «Мир» кинотеатрында карап булачак.
Программаның аерым юнәлешләренең берсе — «Этник кино. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган үсеш нокталары» проекты. Ул Казан Кремлендә узачак. Тамашачыларга төрле халыкларның әкиятләре һәм риваятьләре нигезендә төшерелгән фильмнар тәкъдим ителәчәк.
Милли конкурс та яңалыкларга бай булачак. Җиңүчеләр «Иң яхшы милли фильм», «Иң яхшы документаль милли фильм», «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» һәм «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинацияләрендә билгеләнәчәк. Моннан тыш, фестиваль тарихында беренче тапкыр «Иң яхшы милли сериал» номинациясендә дә җиңүче ачыкланачак.
Быел конкурс программасына тагын ике яңа номинация өстәлгән. Болар — «Иң яхшы тавыш режиссурасы» һәм «Фильмның иң яхшы музыкаль бизәлеше». Әлеге яңалыклар узган елгы жюри рәисе, танылган тавыш режиссеры Ресул Пукутти тәкъдиме белән кертелгән.
Моннан тыш, матбугат очрашуында халыкара кинопроектлар питчингы өчен гаризалар кабул итү башлануы турында да хәбәр ителде. Аның төп максаты — Татарстан белән хезмәттәшлектә кино җитештерүне үстерү һәм уртак проектлар санын арттыру. Проектлар тулы метражлы уен киносы һәм вертикаль сериаллар категорияләрендә кабул ителә.

Альбина Вәлиева
MAX
