Исемлекне Татарстан Рәисе каршындагы Татарстан Республикасының дәүләт премияләре буенча комиссия утырышында ачыкланган.
Быелгы премиягә кандидатлар арасында төрле өлкәләрдә иҗат итүчеләр бар:
- «Казанга Тукай кайткан» спектакле өчен: Зәйниева Резеда Рифат кызы, Җаббаров Айдар Талгат улы, Талипов Эмиль Мансур улы.
- Татарстан Республикасында хореография сәнгатен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен: Казан хореография училищесы иҗат коллективы (Шахнина Т.З., Бородина О.А., Закамская В.М., Мамин-Оглы М.Э., Хантимирова Т.Х.). Алар З. Хәбибуллинның «Заколдованный мальчик» балетын куйганнар (либретто татар халык әкиятләре һәм Г. Тукай әсәрләре мотивлары буенча), шулай ук 2006–2023 елларда балалар өчен әкияти балетлар сериясен булдырганнар.
Шигырьләр һәм поэзия өлкәсендә:
- Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы (Иксанова Илсөяр) — «Үткелләрне үтү — дөнья көтү» шигырьләр җыентыгы өчен.
- Корбанов Рафис Харис улы (Рафис Корбан) — «Әхмәров», «Ватан», «Алиш» китаплары, «Танкистлар» повесте өчен.
- Сираева Лилия Фаис кызы (Лилия Гибадуллина) — «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен.
Документаль кино өлкәсендә:
- Кинематографистлар төркеме (Барыкин А.А., Суров О.Г., Кашинский Е.И., Емельянов Д. В.) — махсус хәрби операция турында документаль фильмнар циклы өчен: «Кормильцы», «Голоса из колыбели», «Дорога», «Казань — Лисичанск».
- Декоратив-гамәли сәнгать һәм галереялар булдыру: Гвоздь Юрий Константинович — Татарстанның күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләре образлары галереясын булдырган өчен (И. Шакиров, С. Хәким, Х. Якупов, Х. Бигичев, Х. Туфан, Р. Шәрәфиев һ.б.).
Опера:
- Низамов Эльмир Җәүдәт улы — «Кара Пулат» операсы өчен.
Музыка:
- Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы — «Сорнай моңы» дискына кергән татар халык җырлары циклы өчен.
- Маганов Наил Өлфәт улы һәм аның иҗат төркеме — төрки музыка уен коралларын яңадан торгызу проекты өчен.
- Сәләхов Рабис Мәгалим улы — татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.
Сынлы сәнгать:
- Вахитов Рифкат Мөхәммәт улы — «Тарих һәм шәхес» (1998–2019 еллар) эшләр сериясе белән Татарстан Республикасында сынлы сәнгать үсешенә зур өлеш керткән өчен.
Күргәзмәләр:
- Акимов Владимир Яковлевич — «Мое чувашское Ендурайкино» һәм «И снова о вечном…» күргәзмәләре өчен.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
