Бәйрәм Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан килгән редакция вәкилләре парады белән башланып китте. Аннары Сабан туеның күркәм йолаларының берсе — бүләк җыю узды.
Быелгы Медиа Сабан туенда «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең республика буенча эшләүче 60тан артык филиалыннан вәкилләр катнашты. Гадәттә республика яңалыкларын халыкка җиткерүче журналистлар бу көнне көндәлек эш мәшәкатьләрен бер мизгелгә онытып, милли бәйрәм рухына чумды.
Катнашучыларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.
Ачылыш тантанасыннан соң мәйданда төрле уеннар һәм ярышлар башланды. Катнашучылар әтәч тоту, көянтә белән су ташу, чүлмәк вату, утын кисү, баганага менү кебек сынауларда үзләренең җитезлеген һәм осталыгын күрсәтте. Тамашачыларның аеруча зур кызыксынуын аркан тартышу бәйгесе җәлеп итте. Бу бәйгедә ир-атлар арасында НТР медиахолдингы командасы җиңү яулады.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте составында 66 филиал эшли. Алар арасында 98 газета, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радио һәм 80гә якын сайт бар. Әлеге мәгълүмат чаралары төрле телләрдә эшчәнлек алып бара.
«Татмедиа» җитәкчелеге нәтиҗәле эшләгән редакцияләрне һәм хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Мактаулылар арасында НТР медиахолдингының социаль челтәрләр буенча белгече Алинә Мәхмүтова да бар иде.
Чирмешән суган үстерү белән республикада киң танылган. Шуңа күрә кунакларны районның үзенчәлекле символына әверелгән, диаметры метр ярымга җиткән зур суган пирогы белән сыйладылар. Борынгы рецепт буенча әзерләнгән әлеге камыр ризыгын пешерү өчен 50 килограмм суган, 60 йомырка һәм дистәләгән килограмм он кулланылган.

Дүртенче ел рәттән үткәрелүче Медиа Сабан туе инде күркәм традициягә әверелде. Ул журналистларның һөнәри осталыгын гына түгел, бердәмлеген, командада эшләү сәләтен һәм милли гореф-гадәтләргә хөрмәтен дә күрсәтте.

Альбина Вәлиева
MAX
