Катнашучылар үзләренең аш-суга осталыгын, кул эшләрен, хуҗалык алып бару күнекмәләрен һәм иҗади сәләтләрен тәкъдим итте. Алар утын ярды, мунча себеркесе бәйләде, бакча карачкычы ясады, шулай ук милли йолаларны һәм авыл тормышын чагылдырган чыгышлар әзерләде.

Түбән Уратма авылыннан Лидия Гурьянова жюрины мул табыны белән каршы алды. Өстәлдә өчпочмак, коймак, чәкчәк һәм башка милли ризыклар урын алган иде. Жюри әгъзалары хуҗабикәнең кулинар осталыгын югары бәяләде, хәтта кайбер ризыкларның рецептлары белән дә кызыксынды. Моннан тыш, Лидиянең чәчәк үстерү белән дә мавыгуы билгеле булды.

Кызыл Чапчак авылында исә Бриллиант Фәттәхова кунакларны бәйрәм рухында каршы алды. Аның гаиләсенең иң зур горурлыгы – 90 яшьлек Мәнүсә апа. Олуг юбиляр киленен мактап туя алмады. Алар төп йортта тату гаилә булып бергә гомер кичерәләр.

Бәйрәм барышында 90 яшьлек Мәнүсә апаны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев та тәбрикләп, аңа ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Ул шулай ук бәйгедә катнашучы хуҗабикәләрнең уңганлыгын, хезмәт сөючәнлеген һәм авыл тормышына керткән өлешен югары бәяләде.

Конкурс кысаларында һәр катнашучы үзенең алачыгын булдырды. Биредә кунаклар татар авыл йортының көнкүреше белән танышты, милли традицияләрне чагылдырган күргәзмәләрне карады һәм хуҗабикәләр әзерләгән сый-нигъмәтләрдән авыз итте. Һәр конкурсант жюрины үзенең осталыгы һәм иҗади якын килүе белән гаҗәпләндерергә тырышты.

Быелгы бәйгедә катнашкан 14 хуҗабикә дә башта үз авыл җирлекләрендә сайлап алу этабын уңышлы узган. Финалда исә жюри иң уңган, иң сәләтле һәм җәмәгать арасында абруй казанган хуҗабикәләрне билгеләде.

«Авылым хуҗабикәсе» исеменә быел ике конкурсант лаек дип табылды. Җиңүчеләр – Каенлы авыл җирлегеннән Гөлзилә Вәлиева һәм Ялантау авылыннан Вера Кандакова.

Бәйге ахырында үз номинацияләрендә җиңү яулаган катнашучыларга, шулай ук барлык конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.