Таһир һәм Фәйрүзә Хәсәнҗановлар 24 елдан артык тату гаилә булып яши. Алар өч ул үстерә һәм нәсел тарихын өйрәнүне гаилә тормышының мөһим бер өлеше дип саный.
Таһир Хәсәнҗанов шәҗәрә төзү белән күп еллар элек кызыксына башлый. Аның әтисе Фәргать Әхмәтҗановның шәҗәрәсе 1719 елдан башлап тугыз буын вәкилләре турында мәгълүматны үз эченә ала.

Бүгенге көндә ирле-хатынлы бергәләп архив документларын өйрәнәләр, гаилә истәлекләрен җыялар һәм балаларга үз нәселенең тарихына һәм гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәтәләр.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев сүзләренчә, нәкъ менә шундый гаиләләр буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыта, яшь буында туган якка һәм милли мираска мәхәббәт тәрбияли.

Альбина Вәлиева
MAX
