21 августта «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль кичәсе кысаларында Түбән Каманың мактаулы гражданины Илдус Садыйков истәлегенә багышланган очрашу узачак. Чара «Беренчеләр йорты»нда була.

Илдус Харис улы Садыйков 1969–1982 елларда Түбән Кама шәһәр комитетын җитәкли. Бу елларда шәһәрдә актив төзелеш бара, нефть химиясе комплексы үсә. Аның җитәкчелеге чорында Түбән Камада яңа йортлар төзелә, мәгариф, мәдәният һәм социаль учреждениеләр ачыла. Балалар һәм яшьләр иҗатына да зур игътибар бирелә. «Беренчеләр йорты» да Илдус Садыйков исемен йөртә.

«Көчлеләрдән игелекле эшләр кала» дип аталган кичәдә Илдус Садыйковның туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре аның турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Хөрмәтле кунаклар чыгыш ясаячак, әдәби-музыкаль композицияләр яңгыраячак. Тамашачыларга шулай ук легендар шәхеснең архив фотолары һәм видеоматериаллар күрсәтеләчәк.

Кичә сәгать 17:00дә башлана. Керү ирекле.