Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, шәһәр комитетының беренче секретаре Илдус Садыйков төбәк үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән шәхес. Ул җитәкчелек иткән елларда шәһәр үсә, социаль, мәдәни һәм спорт объектлары күпләп төзелә.
Илдус Садыйковның арабыздан китүенә быел 25 ел. Исән булса, киләсе елда аңа 95 яшь тулган булыр иде. Хәтер кичәсендә аның хезмәттәшләре, дуслары, якыннары һәм балалары шәхес турында истәлекләре белән уртаклашты.
Ярдәмчел, кешелекле, ачык күңелле — замандашлары Илдус Садыйковны әнә шулай искә ала. 1969–1983 елларда, Түбән Кама актив үсеш алган һәм нефть химиясе комплексы сафка баскан чорда, ул шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшли. Аның җитәкчелегендә шәһәрнең социаль инфраструктурасы үсеш ала.
Хәтер кичәсендә Илдус Харис улының балалары һәм оныклары да катнаша. Алар әтисе һәм бабасының эшен дәвам итә.
Чара «Җидегән чишмә» проекты кысаларында оештырыла. Аны үткәрү урыны да очраклы сайланмаган: «Беренчеләр йорты» Илдус Садыйков исемен йөртә.
Кичә барышында әдәби-музыкаль композицияләр тәкъдим ителә, архив фотосурәтләре һәм видеоматериаллар күрсәтелә. Алар аша шәһәр тарихында тирән эз калдырган шәхеснең тормыш юлы һәм хезмәте искә төшерелә.
Альбина Вәлиева
MAX
