Чарага Татарстанның төрле районнарыннан якынча 90 катнашучы җыелды. Алар 9 компетенция: пластилиннан рәсемнәр иҗат итү, сәнгатьле итеп шигырь уку, сабын кайнату, агачны көйдереп матур бизәкләр төшерү кебек юнәлешләр буенча осталыкларын күрсәттеләр.
Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең төп максаты — яшьләрне җәмгыятькә җайлаштыру, иҗади сәләтләрен ачу һәм киләчәккә һөнәри юнәлеш бирү.
«Мөмкинлекләр фестивале» республиканың 12 районында үткәрелә һәм ул «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында өченче ел рәттән оештырыла. Монда җиңүчеләр һәм җиңелгәннәр дигән катгый бүленеш юк. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, бу аларның киләчәктә үз юлларын табарга этәргеч булып тора.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX