Аның төп максаты — грамоталы булуның һәркем өчен мөһимлеген күрсәтү һәм рус теленә кызыксыну уяту. Шәһәрдә 63 мәйданчык оештырылды, меңләгән кеше үз белемен тикшерә алды. Болар — олылар да, балалар да.

Быелгы диктантның авторы — рус әдәбияты галиме һәм язучы Алексей Варламов. Аның тексты Александр Пушкинның балачагына багышланган иде, шуңа күрә укучылар өчен тагын да кызыклы булды. Нәтиҗәләрне 20–25 апрельдән соң «Тоталь диктант»ның рәсми сайтына кереп, шәхси кабинет аша белергә мөмкин.