Шәһәрне лаеклы тәкъдим иттеләр. Бүген Түбән Камада берьюлы өч һөнәри чемпионат җиңүчеләрен хөрмәтләделәр: Абилимпикс, профессионаллар һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча СВО чемпионаты призерлары. Алар төрле юнәлешләр буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.
Кирпеч тә салалар, компьютер программаларын да беләләр. Менә алар һөнәри осталык бәйгесенең төбәк чемпионаты җиңүчеләре. Һәр номинациядә укучылар, студентлар һәм белгечләр аерым чыгыш ясый.
Бүген тантаналы мизгел — сәхнәгә иң-иңнәрне чакыралар.
Бүләкләү тантанасына Түбән Каманы лаеклы тәкъдим иткән балаларның ата-аналарын да чакыралар. Һәр гаиләгә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырыла. Педагоглар тырышлыгын да билгеләп үтәләр.
Түбән Камада берьюлы өч һөнәри чемпионат җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Болар — Абилимпикс, профессионаллар һәм 2025 ел нәтиҗәләре буенча СВО чемпионаты призерлары. Барлыгы — 8 алтын, 6 көмеш һәм 10 бронза медаль яулыйлар. Татарстан җыелма командасында түбәнкамалылар төркеме иң югары күрсәткечләргә ирешәләр. Хәзер «Абилимпикс-2026» чемпионатының сайлап алу этаплары илнең барлык төбәкләрендә уза.
Альбина Вәлиева
MAX