Бу чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене — мәктәп укучыларыннан алып галимнәргә, мәдәният эшлеклеләреннән алып татар телен өйрәнүче башка милләт вәкилләренә кадәр берләштерә. Акциядә катнашу — ихтыяри һәм бушлай, яше, җынысы, белеме һәм диненә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов хәбәр иткәнчә, гадәттәгечә, акция кысаларында өч төрле текст тәкъдим ителәчәк: Татарстан һәм Башкортстан, Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләр өчен.

«Һәр текст алдыннан без барыбыз да „Туган тел“не язабыз, аннары чәчмә әсәрләрдән өзекләр булачак. Өч текст та Габдулла Тукайның әсәрләреннән алыначак», — диде ул.

Узган ел диктантта 68 төбәк һәм 27 чит ил катнашкан. Хәзерге вакытта системада 65 төбәк һәм 25 ил теркәлгән, әмма гаризалар кабул итү дәвам итә.

Акция ике форматта — офлайн һәм онлайн — оештырыла. Офлайн катнашучылар өчен мәйданчыклар Татарстан Республикасының барлык районнарында, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә эшли. Онлайн катнашучылар диктантны акциянең рәсми сайтында махсус электрон формада яза ала. Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында, шулай ук акциянең рәсми сайтында алып барыла. Моннан тыш, Россия Федерациясе субъектларында, чит илләрдә, Татарстан Республикасы районнарында һәм Казанның башка оешмаларында да мәйданчыклар булдырыла.

Түбән Кама шәһәрендә төп мәйданчык 24 апрель көнне 10:00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы йорты бинасында (Татарстан урамындагы, 74Б) ачыла.