Үз белемнәрен һәркем онлайн яки офлайн форматында тикшерә ала. Диктантны турыдан-туры сайтта һәм шәһәрнең барлык мәктәпләрендә язырга мөмкин, шулай ук Халыклар дуслыгы йортында һәм китапханәләрдә махсус мәйданчыклар эшлиячәк.
Диктант башлана. Залда утыручылар 45 минутка тынлыкка чума. Чөнки һәрбер сүзне дөрес ишетеп, тиз һәм дөрес язарга кирәк. Быел акциядә катнашучыларның барысы да Габдулла Тукайның — «И туган тел» текстын яза.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев диктант язучыларга уңышлар тели. Залда утыручылар — укучылар, студентлар, педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре… Белемнәрен тикшерергә Халыклар дуслыгы йортына 50ләп кеше килә.
«Татарча диктант» — туган телдә хатасыз язарга өйрәтү акциясе. Үз белемнәрен һәркем онлайн яки офлайн форматында тикшерә ала. Диктантны турыдан-туры сайтта һәм шәһәрнең барлык мәктәпләрендә язырга мөмкин. Иртәгә түбәнкамалыларны Халыклар дуслыгы йортында һәм китапханәләрдә көтеп калалар.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
