Чарада якынча 1700 кеше катнашкан, шуларның 600е «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә көч сынашкан. Бу чемпионат «Яшьләр һәм балалар» милли программасы кысаларында («Профессионалитет» федераль проекты) уздырылды, дип хәбәр итә Татарстан Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге.

Ярышлар республиканың 14 муниципаль районында урнашкан 35 белем бирү мәйданчыгында үтте. Конкурсантлар 48 төп һәм 76 төбәк компетенциясе буенча ярышты. Аларның эшен 661 эксперт бәяләгән, ә 620 волонтер ярдәм күрсәткән. Яңа компетенцияләр арасында «Каш остасы», «БПЛА җитештерү һәм җыю», «Реклама белгече», «Социаль тернәкләндерү белгече» һәм «Техник протезист» бар.
«Быелгы «Абилимпикс» чемпионаты зур масштабта һәм уңышлы үтте. Татарстан вәкилләре «Техник протезист» кебек яңа компетенцияләрдә дә актив катнашып, аларның катнашучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы булуын искәрттеләр», – диде Татарстанда «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерү үзәге җитәкчесе Адилә Исхакова.

Шул ук вакытта, 13—30 апрель аралыгында «Мөмкинлекләр фестивале» да узды. Республиканың 12 муниципаль берәмлегендәге 13 махсус үзәктә үсеш авырлыклары булган 500дән артык кеше катнашкан. Быел Татарстанда беренче тапкыр мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» оештырылды. 4 муниципаль райондагы 5 мәгариф оешмасында 19 компетенция буенча 250дән артык бала уен формасында үз сәләтләрен сынады.

«Яшел хуҗалык хезмәткәре» компетенциясендә җиңү яулаган Виктория Бокова үз тәэсирләрен шулай аңлатты:

«Мин бу чемпионатта беренче тапкыр катнашам. Бик тырышып әзерләндем, төрле биремнәрне эзлекле үтәдем. Һәм менә җиңүемә бик шатмын. Чемпионатта катнашу миңа яңа ышаныч бирде, алга үсәргә һәм бер урында тукталып калмыйча, яңа үрләр яуларга этәрә. Минем остазым һөнәрем буенча үсешемдә зур роль уйный», – диде ул.