Думасы депутаты Түбән Кама химия-технология институтының иң яхшы студентларына исемле стипендияләр тапшырды.Фәндә, спортта һәм иҗтимагый тормышта казанышлар яулаган яшьләрнеОлег Морозов быел бишенче тапкыр хуплый.

Югары уку йорты үзе сайлаган биш студент акчалата бүләккә ия булды. Тантаналы өлештән соң сәясәтче студентлар өчен Россиядәге агымдагы икътисади һәм сәяси вәзгыять турында лекция үткәреп, аларның сорауларына җавап бирде.