Бүгенге көнгә биш фән буенча нәтиҗәләр игълан ителгән. Иң югары күрсәткечләр химия фәнендә теркәлгән: тугыз укучы 100 балл җыйган. Рус теленнән — дүрт, ә рус әдәбиятыннан өч укучы максималь нәтиҗә күрсәткән.

Быел унберенче сыйныф укучылары арасында татар теленнән имтиханны бер генә яшүсмер тапшырган. Ул — 35нче лицей укучысы.

Мәгариф белгечләре билгеләп үткәнчә, югары нәтиҗәләр укучыларның тырышлыгын һәм укыту сыйфатын күрсәтә, шулай ук мәктәпләрдә әзерлек дәрәҗәсенең елдан-ел күтәрелүен раслый.