Алияне сынауга татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлүсә Яруллина әзерләгән. Шунысы да игътибарга лаек: соңгы елларда нәкъ менә 35нче лицей укучылары татар теленнән бердәм республика имтиханын башкаларга караганда ешрак сайлый. Белем бирү учреждениесендә туган телгә карата кызыксынуны саклау һәм үстерү юнәлешендә эзлекле эш алып барыла.

Алия Срурова сүзләренчә, татар телен сайлау карары киләчәк һөнәр белән бәйле булмаган.

«Татар теле миңа укырга керү өчен кирәкми. Әмма мин Татарстанда яшим, туганнарым татарлар, бу телне кечкенәдән ишетеп үстем. Шуңа күрә үз телеңне белү бик мөһим дип саныйм», — ди Алия.

Укытучысы Гөлүсә Яруллина фикеренчә, бүгенге шартларда татар телен дәүләт имтиханы итеп сайлау укучының җаваплылыгын һәм туган телгә хөрмәтен күрсәтә.

Киләчәк һөнәрен IT өлкәсендә күрсә дә, кыз татар теленең аның тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торачагын әйтә. Аның фикеренчә, заманча технологияләр белән кызыксыну һәм туган телне белү бер-берсенә каршы килми, киресенчә, шәхеснең күпкырлы булуын күрсәтә.