Берсеннән-берсе матур күлмәкләр кигән кызлар, җитди костюмнардагы егетләр – барысы да бу көнне танылган кино йолдызлары кебек балкыды. Дәресләр, контроль эшләре һәм имтиханнар артта калды – хәзер аларны олы тормыш юлы көтә.
Чыгарылыш укучылары арасында 115 алтын һәм 93 көмеш медаль иясе бар. 17 укучы Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган, ә ике укучы ике фән буенча 200 балл җыйган.
Югары нәтиҗәләргә ирешкән яшьләрне Түбән Кама мэры Радмир Беляев сәхнәдә бүләкләде һәм аларга олы тормыш юлында уңышлар, алга куйган максатларына ирешүләрен теләде.
Бәйрәм барышында укытучылар хөрмәтенә дә күп җылы сүзләр яңгырады. Укучылар һәм әти-әниләр аларга белем биргәннәре, ярдәмнәре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Чөнки һәр чыгарылыш укучысының уңышы артында укытучыларның зур хезмәте һәм әти-әниләрнең ярдәме тора.
Кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеле – мәктәп вальсы булды. Соңгы тапкыр бергә әйләнгән вальс яшьләрнең дә, бәйрәм кунакларының да күңелендә озакка истә калырлык матур һәм җылы хатирә булып калды.

Альбина Вәлиева
MAX
