Красный Ключ мәктәбен тәмамлаучы Исмира Мөхтәрова һәм 24нче лицей-интернат укучысы Самат Кыямов химия һәм биология фәннәреннән иң югары нәтиҗә күрсәткән. Бу хакта мәгариф идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: БДИдан 200 балл җыйган укучылар саны дүрткә җитте. Аларның өчесе — 24нче лицей-интернатның чыгарылыш сыйныф укучылары.

Альбина Вәлиева
MAX
