2026 елның 1 сентябреннән Татарстанның 13 мәктәбендә укучыларның тәртибенә бәя бирү сынау рәвешендә кертеләчәк. Алар арасында Түбән Каманың ике уку йорты — 31нче лицей һәм 33нче мәктәп тә бар.
Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Яңа уку елында тәртипкә бәя кую системасы шулай ук Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга һәм Лениногорск мәктәпләрендә дә кертеләчәк.
Альбина Вәлиева
MAX
