Түбән Камада яңа уку елына әзерлек тәмамланды. Махсус комиссия шәһәр һәм райондагы 70тән артык мәгариф учреждениесенең әзерлеген бәяләде. Мәктәпләрдән тыш, көллиятләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары да тикшерелде.

Дүрт көн дәвамында белгечләр биналарның торышын, уку йортлары территорияләренең тәртиптә булуын, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен һәм кирәкле документларны карады. Гадәттән тыш хәл вакытында балаларны урнаштыру өчен билгеләнгән яшеренү урыннарның әзерлегенә дә аерым игътибар бирелде.

Бүген комиссия әгъзалары 11нче мәктәптә булды. Бина узган ел капиталь яңартылган, заманча җиһазлар белән тулыландырылган. Хәзер монда 700 укучы белем ала, коллективта 50 педагог эшли.

«Авыл һәм шәһәр мәктәпләрен, шулай ук һөнәри белем бирү оешмаларын карап чыктык. Барлыгы 70тән артык учреждение тикшерелде», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча методисты Резеда Исмәгыйлева.

Балаларның иминлеге уку елы дәвамында да игътибар үзәгендә булачак. Укучылар һәм хезмәткәрләр белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча даими инструктажлар үткәрелә.

Комиссия эшен бүген тәмамлады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Түбән Камадагы барлык мәгариф учреждениеләре дә яңа уку елын каршы алырга әзер. Иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән уку йортлары традицион август киңәшмәсендә билгеләп үтеләчәк.