Татарстан Дәүләт Советының яңа Рәисе итеп моңа кадәр республикада эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасын башкарган Фәрид Абдулганиев сайланды. Парламентның 24 нче утырышында аның кандидатурасын 81 депутат хуплады, берсе каршы тавыш бирде.
Абдулганиев кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте, ә парламент спикеры вазифасына аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Инициативаны партиянең төбәк сәяси советы президиумы һәм «Бердәм Россия» Генераль советы президиумы хуплады. Депутатлар башка кандидатлар тәкъдим итмәде.
Парламент депутатларына мөрәҗәгать итеп, Абдулганиев республикада закон чыгару системасының илдәге иң алдынгы системаларның берсе булуын билгеләп үтте һәм әлеге дәрәҗәне сакларга чакырды.
2026 елның сентябрендә Абдулганиев Биектау бермандатлы сайлау округында узган өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Ул 88,14 процент сайлаучылар катнашында 64,9 процент тавыш җыйды. Депутат таныклыгын аңа 25 сентябрьдә тапшырдылар. Шул ук көнне ул Татарстан Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил вазифасыннан китте.
Абдулганиев бизнес-омбудсмен вазифасын 2020 елның мартыннан башкарды. Моңа кадәр, 2018–2020 елларда, Татарстан икътисад министры, ә 2015–2018 елларда республика экология министры булып эшләде. 2009–2015 елларда Казанда Универсиада авылы мэры һәм 2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары булды, Татарстан башкаласы башкарма комитетында хезмәт куйды.
Дәүләт Советы Рәисе вазифасы 2026 елның мартында Фәрид Мөхәммәтшин вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатканнан соң бушады. Ул парламент белән 1998 елның маеннан җитәкчелек иткән иде. Хәзер Фәрид Мөхәммәтшин Дәүләт Советының мактаулы Рәисе. Абдулганиев сайланганчы спикер вазифасын аның урынбасары Марат Әхмәтов башкарды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
