Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадагы 41 муниципаль районда гадәттән тыш хәл режимы кертергә кушты. Моңа кыраулар һәм башка уңайсыз һава шартлары аркасында авыл хуҗалыгы культураларының һәлак булуы сәбәп булган.

Документ Татарстан Рәисенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Гадәттән тыш хәл режимы 1 октябрьдән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының идарә органнары һәм көчләре өчен гамәлгә керде. Исемлектә Түбән Кама районы да бар. 

«Авыл хуҗалыгы культураларының зыян килүенә китергән куркыныч табигый күренешләр (үсемлекләрнең чери башлавы, кыраулар һәм туфракның артык дымлануы) комплексы нәтиҗәсендә барлыкка килгән азык-төлек иминлегенә янауны булдырмау максатында, Татарстан Республикасының Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Биектау, Дрожжаново, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мензелинск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы муниципаль районнарында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль системасының идарә органнары һәм көчләре өчен 2026 елның 1 октябреннән аерым күрсәтмәгә кадәр гадәттән тыш хәл режимын кертергә һәм җавап бирүнең төбәк дәрәҗәсен билгеләргә», — диелә Татарстан Рәисе күрсәтмәсендә.