Түбән Кама администрациясендә яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр иттеләр. Түбән Кама муниципаль районы Советының протокол-оештыру бүлеге җитәкчесе вазифасына Гөлназ Әхмәтвәлиева билгеләнде.
Ул шәһәр администрациясендә 2022 елдан бирле хезмәт куя.
Яңа җитәкченең вазифаларына бүлек эшчәнлеген координацияләү, рәсми чараларга әзерлекне оештыру, шулай ук регламент процедураларының үтәлешен контрольдә тоту керәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
