Шулай ук шәһәрдә дә әлеге өлкәдә эшләр дәвам итә. Боларның барысы турында бүген җитәкчеләрнең «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләделәр.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды. Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, узган атна ныклыкка сынау булды. Радмир Беляев зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләде, дәваланучыларда яхшы үзгәрешләр барлыгын билгеләп үтте. Хәзер 25 зыян күрүче — хастаханәдә. 70 кешегә Амбулатор ярдәм күрсәтелгән.
Шәһәрдә атмосфера һавасының сыйфатын тәүлек буе тикшерәләрр. Соңгы мәгълүматлар буенча, зарарлы матдәләр күләме артуы теркәлмәгән. Милекләренә зыян килгән квартир хуҗаларына 10 апрельгә кадәр тәрәзәләрен һәм балконнарын ремонтлаячаклар.
Психологик ярдәм пунктлары да үз эшен дәвам итә, 200дән артык консультация уздырылган.
Киңәшмәдә шулай ук Түбән Камада 2026 елда гамәлгә ашырылачак программалар турында да җентекләп фикер алыштылар. Алар арасында — күпфатирлы йортларны ремонтлау, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, бакчачылык ширкәтләрен үстерү, җылылык челтәрләрен ремонтлау.
Май аена тагын бер вакыйга планлаштырылган. Линиягә беренче яңартылган трамвай чыгачак. Шәһәрнең 60 еллыгына Түбән Кама электр транспортында күләмле капиталь ремонт эшләре башланды. Вагоннарны тулысынча модернизацияләү көтелә. Барлыгы 20 трамвай яңартылачак.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
