Әңгәмә темалары:

  • йорт ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү;
  • юлларны һәм тротуарларны ремонтлау;
  • шәһәрдә узачак чаралар, шул исәптән 9 Май бәйрәме;
  • язгы ташуга әзерлек;
  • иминлек һәм экологик мәсьәләләр;
  • киләчәккә планнар.

Сорауларыгызны һәм теләк-тәкъдимнәрегезне «ВКонтакте» социаль челтәрендәге НТР 24 аккаунтында беркетелгән пост астындагы комментарийларда калдыра аласыз.

9 апрельдә НТР 24 каналында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев белән туры эфирны карагыз. Башлана 19:00 сәгатьтә.