Көн тәртибенә медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, шулай ук шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре куелды.

Киңәшмә бүләкләү тантанасы белән башланды — волонтерларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Шәһәр хакимияте билгеләп үткәнчә, махсус операция башланганнан бирле Түбән Кама халкы берләшеп, хәрбиләр өчен ышанычлы тыл булуын дәвам итә.

«Балалар хәрбиләргә хатлар яза, эшмәкәрләр һәм сәнәгать предприятиеләре финанс яктан ярдәм күрсәтә, төзелеш кибетләре кирәкле материаллар белән тәэмин итә. Безнең халык — ярдәмчел, бердәм һәм киң күңелле», — дип ассызыклады Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Киңәшмәдә шулай ук шәһәрдәге көнүзәк мәсьәләләр дә каралды. Административ-техник инспекция бүлеге җитәкчесе Альберт Гарифуллин сүзләренә караганда, соңгы ике ай эчендә шәһәр халкынннан кире элемтә платформалары аша 250дән артык мөрәҗәгате кабул ителгән. Аларның күбесе кар чистарту, чүп-чарны вакытында чыгару һәм машина кую урыннарын тәртипкә китерүгә кагыла. Барлык сораулар буенча оператив чаралар күрелгән.

Район архивы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Исхакова узган ел нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, хәзер Түбән Каманың 60 еллыгына әзерлек бара.

Белгеч шәһәр халкын бу эштә актив катнашырга чакырды: архивка үзләрендә сакланган шәһәр тарихына бәйле документлар, фотолар, хатлар, беренче төзүчеләр һәм хәзерге заман геройлары турындагы материалларны тапшырырга була.