Бакчаларга автобуслар кайчан йөри башлый? Түбән Камада җылыту сезоны тәмамлану вакыты билгеле, мошенниклардан саклануның нәтиҗәле ысулы. Әлеге һәм башка темалар турында бүген шәһәр җитәкчеләренең «эшлекле киңәшмәсе»ндә фикер алыштылар.
Түбән Камада җылыту сезонын 27 апрельдә төгәлләү планлаштырыла. Ул этаплап башкарыла. Башта күпфатирлы йортларда, аннары — социаль учреждениеләрдә. Тагын бер мөһим тема — дача массивларына автобуслар расписаниесе.
Киләсе чыгыш күпфункцияле үзәк эшчәнлегенә багышлана. Соңгы өч айда 120 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Эчтәлекләре төрле.
Киңәшмәгә шулай ук буллинга каршы программа тәкъдим ителде. Түбән Камада әлеге юнәлеш буенча колачлы эш алып барыла. Узган атнада зур форум узды. Хәзер иң мөһим — балаларның җәйге ялын оештыру, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә игътибарны көчәйтү, дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX