Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» утырышында район башлыгы урынбасары Александр Умников хәбәр итте.

Җитәкче сүзләренчә, Фәрит Шәяхмәтов эшләгән чорда идарә командасы берничә мөһим проектны гамәлгә ашырган.

Студентлар отрядларын яңа дәрәҗәгә күтәрүгә, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм итүгә һәм яңа яшьләр фиджитал-үзәген булдыруга аерым басым ясалды.

Очрашу азагында Александр Умников Фәрит Шәяхмәтовка район җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа эш урынында уңышлар теләде.