Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сафаров Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдылар. Бу хакта Татарстан рәисе үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.
Делегация Рубежное шәһәрендәге ашыгыч ярдәм станциясендә булды. Анда хәзер ремонт эшләре бара.
Лисичанскта алар шәһәр хакимияте һәм Территорияләрне үстерү фонды вәкилләре белән бергә суүткәргеч челтәрләрен һәм җылылык белән тәэмин итү объектларының берсен карап чыкты. Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, тиздән әлеге объектта Татарстан белгечләре капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрәчәк.
Альбина Вәлиева
MAX