Кама Аланы Башкарма комитеты җитәкчесе итеп бер тавыштан Илшат Альберт улы Мөбәрәкшин сайланды. Әлеге карарны җирле үзидарә Советы депутатлары сессия барышында кабул итте.
Илшат Мөбәрәкшинның торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендә зур хезмәт тәҗрибәсе бар. Төрле елларда ул «Бердәм заказчы дирекциясе»ндә, идарәче компанияләрдә, шулай ук Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаментында җитәкче вазифаларын башкарган.
Моннан тыш, Илшат Мөбәрәкшин Кама Аланы Башкарма комитетында эшләгән. Ул җитәкче урынбасары вазифасын биләгән.
Альбина Вәлиева
MAX