Түбән Каманың Территориаль иҗтимагый үзидарә советы (СТОС) җитәкчесе итеп Айдар Гыйләҗев билгеләнде. Аны шәһәр мэры Радмир Беляев «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә коллективка тәкъдим итте.

Моңа кадәр Айдар Гыйләҗев 2021 елдан «Нефтехим Арена» боз сарае һәм кече боз аренасы директоры булып эшләде.

Яңа вазифасында ул шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарә органнары эшчәнлеген координацияләү һәм халык белән элемтәне тагын да нәтиҗәлерәк оештыру өчен җаваплы булачак