Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, Түбән Камага Республика клиник хастаханәсеннән һәм Яр Чаллыдагы Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән төрле юнәлештәге белгечләрдән торган медицина бригадалары җибәрелгән.
10 август иртәсендә пилотсыз очкычлар Түбән Каманың гражданлык һәм сәнәгать объектларына массакүләм һөҗүм ясады. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар.
Зыян күрүчеләргә кагылышлы рәсми мәгълүматны Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең кайнар линиясе телефоны аша алырга мөмкин: 8 (8555) 32-22-01.
Альбина Вәлиева
MAX