Дүшәмбе, 17 августта, Түбән Кама хәрби комиссариатыннан өч кеше контракт буенча хәрби хезмәткә китте.
Алар Үзәк һәм Көньяк хәрби округларның хәрби бүлекләрендә хезмәт итәчәк. Шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашачаклар. Бу хакта НТР 24 медиахолдингына Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков белдерде.
Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр 2,9 млн сумга кадәр акча түләнә. Айлык хезмәт хакы 210 мең сумнан башлана. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә республикада төрле социаль ярдәм чаралары да каралган.
Альбина Вәлиева
MAX