Түбән Камада гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Шәһәргә вакцинаның яңа партиясе кайткан. Алар быелгы сезонда таралырга мөмкин булган грипп вирусы штаммнарын исәпкә алып җитештерелгән.
Белгечләр гриппка каршы прививканы вакытында ясатырга киңәш итә. Вакцинация авырудан һәм аның җитди өзлегүләреннән сакланырга ярдәм итә. Прививкадан соң организмда иммунитет формалаша, шуңа күрә аны грипп белән авыручылар саны арта башлаганчы ясату мөһим.
Түбән Камада балаларга гриппка каршы прививка балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә оешкан төстә ясала. Шулай ук аны теркәлү урыны буенча поликлиникада да ясатырга мөмкин.
Альбина Вәлиева
MAX
