Өмәләр Түбән Каманың үзендә, авыл җирлекләрендә, шулай ук шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәдә дә алдан төзелгән план буенча оештырылачак.
Төп игътибар урамнарны җыештыруга гына түгел, рөхсәтсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне бетерүгә дә басым ясалачак. Моннан тыш бакча ширкәтләре, гараж кооперативлары һәм урман массивлары да игътибарсыз калмаска тиеш.
Барлык эшләрне башкарып чыгарырга ике ай вакыт бирелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX