Күбесе фотоаппарт тотып, әлеге сокландыргыч күренешне күзәтергә дип пристаньга төшәләр.

Быел боз соңрак кузгала. Узган ел әлеге күренеш 18 мартта теркәлгән. Коткаручылар исә су дәрәҗәсен тикшереп торалар. Хәзер аның биеклеге тотрыклы.

Кама елгасы боздан тулысынча берничә көннән соң ачылачак, ди белгечләр.