Төп максат– чүплекләрне бетерү һәм кыштан соң территорияләрне төзекләндерү. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Экологик чистарту кампаниясе кысаларында, шулай ук «Экояз» исемле республика бәйгесе уздырыла. Ул Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана.

Бәйге номинацияләре:

  • «Экоярдәмче»: Яшьләр (18 яшькә кадәр) һәм өлкәннәр (18 яшьтән өлкәнрәкләр) өчен аерым номинацияләр.
  • «Экоберләшмә»: Коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары.
  • «Экогаилә»: Гаиләләр бергәләп табигатьне саклауга үз өлешләрен кертә ала.
  • «Экокоманда»: Мәгариф оешмалары өчен махсус номинация. Кече яшьтәгеләр (балалар бакчалары) һәм олы яшьтәгеләр (мәктәпләр) өчен.
  • «Экопартнерлар»: Массакүләм мәгълүмат чаралары — интернет-басмалар һәм телевидение.
  • «Иң яхшы муниципаль берәмлек»: Муниципалитетлар арасында иң экологик яктан актив районны билгеләү.

8 атналык ЭкологикмМарафон:

Бәйге 8 атна дәвамында марафон форматында үткәреләчәк, һәр атнаның үз темасы булачак:

1 атна: «Кошларга ярдәм ит» — җимлекләр һәм сыерчык оялары ясау.

2 атна: «Зоокайгырту» — хайваннар приютларына ярдәм.

3 атна: «Экологик илһам калейдоскобы» — икенчел чималдан эшләнмәләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен файдалы әйберләр ясау.

4 атна: «Табигать язмышы безнең кулларда» — агачлар һәм куаклар утырту. Бу атнада, шулай ук, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее билгеләп үтеләчәк. Милли мирасыбызга һәм бөек шагыйребезгә хөрмәт йөзеннән, постларны татар телендә урнаштыру мөһим.

5 атна: «Тынычлык, хезмәт, май» — территорияләрне төзекләндерү.

6 атна: «Геройлар янәшәбездә яши» — мемориалларны һәм һәйкәлләрне чистарту, ветераннарга ярдәм.

7 атна: «Без чүп-чарны аерым җыю яклы» — макулатура, пластик, кием-салым җыю.

8 атна: «Чиста су» — сулыклар һәм яр буйларын чистарту.

Ничек катнашырга?

«Экояз» бәйгесендә катнашу өчен, беренче атнадагы биремне үтәп, «ВКонтакте» социаль челтәрендә пост урнаштырырга һәм 5 апрельгә кадәр түбәндәге сылтама аша чат-ботка хисап җибәрергә кирәк.

Бәйгенең тулы нигезләмәсе белән танышу өчен, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтына керегез.

Узган ел «Экояз» конкурсы кысаларында 1100 гаилә туган ягыбызның чисталыгын саклауга үз өлешләрен кертте.