Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара «Гаилә» паркында 10:00 сәгатьтә башланачак. Җыелу урыны — парк амфитеатры янында, дип хәбәр итә Түбән Кама шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе.

Старт алдыннан биредә файдалы тематик нокталар эшләячәк. Шәһәр халкы флюорография үтә алачак (моның өчен үзегез белән паспорт алырга кирәк), шулай ук ВИЧ һәм С вируслы гепатитка бушлай экспресс-тест узу мөмкинлеге булачак — процедура аноним рәвештә башкарыла.

Шунысы мөһим: акциядә катнашу турында исемле сертификат алу өчен QR-код аша теркәлергә кирәк.