Барлык хезмәтләр дә әзерлек режимында тора. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көн саен Камадагы су күләмен тикшерә. Түбән Кама ГЭСының түбәнге бьефында су тәүлек эчендә 20 см га күтәрелгән һәм 55 м тамгасына җиткән.

Каманың икенче ягында — Алабуга районында ярлар су астында калган. Су яр буе территорияләренә чыккан. Түбән Кама районында су басу зонасына әлегә бернинди торак пункт та керми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, куркыныч тудыручы критик су дәрәҗәсе 60 метрдан артык тәшкил итә.