Чараның төп мәйданчыгы итеп «Гаилә» паркы сайланды, катнашучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнде: ВИЧ һәм С гепатитына экспресс-тест ясатудан алып саф һавада күнегүләр башкаруга кадәр.

Старт алдыннан катнашучылар буыннарын җылытып алдылар. Дәвалау физик культурасы укытучысы Лариса Архипова күнегүләр күрсәтте, ә спорт сөючеләр аны кабатлады. Җырлы-биюле зарядка 200гә якын кешене берләштерде: араларында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде. Иң актив катнашучылар рәтендә Тәгъзимә Садыйкова да бар иде.

«Ел саен киләбез монда, шул хәтле ошый. Бүген һава торышы да әйбәт, хәзер бөтен пенсионерларны җыябыз да, кузгалабыз. Өйдән чыкканда, хәлем бик яхшылардан түгел иде, монда килгәч, күңелләрем күтәрелде» — дип сөйләде Тәгъзимә ханым.

Түбән Кама шәһәрендә «10 мең адым» акциясе елга ике мәртәбә үткәрелә. Аның төп максаты — төрле яшьтәге шәһәрдәшләрнең сәламәтлеген ныгыту. Табиблар белдерүенчә, җәяү йөрү йөрәк эшчәнлеген яхшырта, «начар» холестеринны киметә, кан басымын көйли.

«Бүген безнең монда флюорография машинасы тора. Шулай ук Казаннан тест мобиль чакырттык — теләге булганнар ВИЧ һәм С гепатитына экспресс-тест ясый алды. Бу чараны оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм» — дип белдерде «Җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» баш табибы Ильмир Вазиков.