ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразы буенча, Татарстанда киләсе атна башына кадәр җылы һәм коры һава торышы сакланачак.
Җомга көнне, 20 мартта, көндез һава температурасы +3…+8 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшү ихтимал.
Ял көннәрендә, 21 һәм 22 мартта, синоптиклар +3…+9 градус җылылык вәгъдә итә. Якшәмбе көнне көнбатыш районнарда бераз җылырак булачак, температура +11 градуска җитәргә мөмкин. Беренчел фаразлар буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 23-24 мартта, һава +6…+11 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX