Чара кысаларында шәһәр халкына үзләренең үпкәләрен бушлай тикшертеп алырга мөмкинлек биреләчәк.

Иртәнге сәгать 10:00 дән көндезге 13:00гә кадәр Төзүчеләр проспектындагы үзәк базарда махсус күчмә флюоромобиль эшличәк. Бу, нибары берничә минут вакыт алган тиешле тикшерү, туберкулезның беренче стадияләрен ачыклау белән беррәттән, сулыш органнарының башка куркыныч авыруларын да вакытында күрергә ярдәм итәчәк. Бу исә, үз чиратында, уңышлы дәвалану мөмкинлекләрен шактый арттыра.

Медицина хезмәткәрләре флюорографияне ел саен үтәргә киңәш итә. Бу – авыруларны иртә ачыклау өчен иң тиз, җайлы һәм нәтиҗәле ысулларның берсе.

Әлеге тикшерүне узу өчен, шәһәр халкы үзләре белән паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисын (ОМС) алып килергә тиеш.