Тикшерү комплексына түбәндәгеләр керә: антропометрия (буйны, авырлыкны, бил әйләнәсен үлчәү һәм тән массасы индексын исәпләү), артериаль кан басымын һәм күз эчендәге басымны үлчәү, кандагы гомуми холестерин һәм глюкоза күләмен билгеләү, канның гомуми анализы, флюорография, ЭКГ.
Моннан тыш, 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар өчен маммография каралган, ә 45, 50, 55, 60 һәм 64 яшьтәге ир-атлар өчен кандагы простата-специфик антиген (PSA) тикшерүе үткәрелә.
Хатын-кызлар өчен аерым кабул итү бүлмәсе каралган.
Теркәлү 8:00 сәгатьтә башлана. Үзегез белән паспорт алып килүегез сорала.

Альбина Вәлиева
MAX