Бүген табибларның эш көне гадәттәгечә хастаханәдә түгел, ә мәчет янында башланды. Медицина хезмәткәрләре күчмә диспансеризация бригадасы составында эшләде.

Бирегә килгән беренче пациентларның берсе — Рәфыйк Шакиров. Ул профилактик тикшерүнең мөһимлеген аңлап, мондый мөмкинлекне югары бәяләвен белдерде. 

Тикшерү процессы этаплап башкарыла: башта анкета тутырыла, аннары табиблар тарафыннан авырлык, буй, кан басымы үлчәнә, кирәкле анализлар тапшырыла. Шулай ук ЭКГ һәм флюорография үтү дә каралган.

«Аллаһның рәхмәте яусын сәламәтлек саклау үзәгенә. Табибларыбыз вакытында килеп, елмаеп, һәр шәһәрдәшебезне игътибар белән каршы алалар, кан анализлары алалар, тар белгечләргә күренү мөмкинлеге тудыралар», — дип белдерде Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе, үзәк мәчет имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов.

Күчмә медицина бригадасы мәчет янына беренче тапкыр гына килми — бу формат инде өч ел элек башланган. Белгечләр фикеренчә, мондый ысул халыкның профилактик тикшерүләргә кызыксынуын арттыра һәм медицина хезмәтләрен тагын да якынайта.

Тикшерүдән соң шәһәрдәшләрне кайнар чәй һәм чәкчәк белән сыйлау да матур традициягә әверелгән.

Белгечләр искәртүенчә, диспансеризациянең төп максаты — авыруларны, шул исәптән яман һәм хроник чирләрне, башлангыч стадиядә ачыклау һәм вакытында дәвалау. Профилактик тикшерүне шәһәрдә 1нче һәм 2нче поликлиникаларда, шулай ук клиника-диагностика үзәгендә үтәргә мөмкин. Үзең белән паспорт һәм медицина полисын алып килү кирәк.