Дәрәҗәле бүләк Раисә Мерясевага республика күләмендә узган Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантанада тапшырылды.
Раисә Фёдоровна берьюлы өч белгечлек буенча югары категорияле табиб булып тора: кардиология, ревматология һәм функциональ диагностика. Аның медицина өлкәсендәге хезмәт стажы 50 елдан артып китә.
Бу вакыт эчендә ул Түбән Каманың кардиология хезмәтенә нигез салучыларның берсе булды, кандидатлык диссертациясе яклады һәм республикадагы алдынгы клиникаларда бүген дә уңышлы кулланыла торган уникаль методикалар эшләп чыгарды. Моннан тыш, ул сәләтле табибларның берничә буынын тәрбияләп үстерде.
2011 елда аңа «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Альбина Вәлиева
MAX