Татарстан дәүләт медицина системасын илкүләм мессенджер белән берләштергән төбәкләрнең берсе булды. Яңа система гадилеге һәм уңайлылыгы белән аерылып тора: лаборатор тикшерү нәтиҗәләре әзер булгач һәм табиб тарафыннан раслангач, пациент смартфонына шәхси мәгълүматларны саклау таләпләре үтәлгән хәбәр җибәрелә. Анда нәтиҗәләргә керү өчен махсус сылтама урнаштырыла.
Әлеге яңалык пациентларга медицина учреждениеләренә кабат мөрәҗәгать итү ихтыяҗын киметә. Шулай итеп, анализ нәтиҗәләрен алу процессы тизрәк һәм уңайлырак була.
Хәзерге вакытта сервис Казанның берничә медицина учреждениесендә сынау режимында эшли. Киләчәктә ул республиканың барлык район үзәк хастаханәләренә дә кертеләчәк. Проект федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла.

Альбина Вәлиева
MAX